Чаллыда Мәләкәс елгасында коткарылган ир-ат аңына килмәгән
(Чаллы, 31 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Кичә Чаллыда Мәләкәс елгасыннан батканда коткарылган ир-атның хәле авыр, ул комада. Бу хакта аның туганнары әйтте. Элегрәк «Татар-информ» Чаллыда Тукай яр буе пляжында ял итүчеләр суда баткан ир-атны коткаруын хәбәр иткән иде. Шаһитларның сүзләренә караганда, алар аны судан тартып чыгарган вакытта, ир-атның йөрәге типми торган булган. Аңа волонтерлар тарафыннан беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, ул сулый башлый, әмма аңына килмәгән. Ир-атны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатканнар. Аның хәле һаман да авыр, ул әле аңына килмәде, дип хәбәр итте туганнары.