«Ак Барс» һөҗүмчесе хоккей матчларында трибунадагы шау-шу тавышын ачарга тәкъдим итте
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев җанатарлардан башка гына хоккей матчлары үткәргән вакытта трибуналардагы шау-шу тавышын ачарга тәкъдим итте. «Бозга чыгу белән андагы бушлык һәм кайтаваз шунда ук күзгә ташлана. Җанатарлар тавышы, футболдагы кебек, аларның үзләреннән башка ничек кабул ителәдер, анысын әйтә алмыйм. Мин бозга чыккач, бөтен игътибарымны уенга туплыйм, әмма тәнәфесләрдә, уеннан туктап торган арада моны сынап карарга мөмкин. Начар булмаячак, менә күрерсез», — диде хоккейчы «Нефтехимик»ка (2:3) каршы матчтан соң. Моннан тыш, Галиев Түбән Кама хоккейчылары белән очрашуны бәяләде һәм үзе керткән ике алкага аңлатма бирде. «Бик уйныйсы килә иде, бу минутларны зарыгып көттек. Кагыйдә бозулар күп булды, әмма иртәгә реванш алырга тырышачакбыз. Алкаларга килгәндә, мин сакчыларның күзенә чалынмаслык итеп ачылырга тырыштым. Матч ахырында ике алка керттем, берсе перекладинага тиде. Күргәнебезчә, барысы да ал да гөл түгел», — диде хоккейчы.