Мамадышта ачык мәйданчыкларда кино күрсәтә башладылар
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Мамадышта ачык һавада фильмнар күрсәтелә башлады. «Яшьлек» скверына килүчеләр көн саен төрле режиссерларның кинотасмаларын карый алачак. Фильмнар көн саен 20.00 сәгатьтә башлана. Расписаниены «Татаркино» дирекциясе тәкъдим итә. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Кинолар барлык санитария нормаларын үтәп узачак. Бу турыда Мамадыш кинозалы администрациясендә сөйләделәр. Эскәмияләр бер-берсеннән ераклыкта куелган, социаль дистанция махсус тасма белән билгеләнгән. Кагыйдәләрне үтәүне аерым кеше күзәтә. Кинозал ачылышына әлегә рәсми рөхсәт юк. «Рәсми ачылыш 1 августта булырга мөмкин», — дип шәрехләделәр мамадыш кинозалында. «Яшьлек» скверында кино карауга керү бушлай, теләге булган һәркем килә ала.