Апас районында 21 мең тонна икмәк җыеп алынган
![Апас районында 21 мең тонна икмәк җыеп алынган](https://tatar-inform.tatar/attachments/b46d9df643a5617c10f33ee9cb45ca6ef2d9d3a0/store/fill/780/440/0d85868a03d536ecb05c8f53dd8082afb2e9909c02b9ba904b7267d1be3d/f418f1e1b8dc0a3fe019d4f78c6cb6d9.jpg)
(Апас, 1 август, «Татар-информ», « Апастово-информ»). Бүгенге көндә Апас районында 21 мең тонна икмәк җыеп алынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белдерүләренчә, бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре барлыгы 6000 гектар мәйданда башкарылган. Шуннан 21мең тонна икмәк җыеп алынган. 15 мең тонна ашлык дәүләткә тапшырылган. Уртача уңыш — 35 центнер. Алда 26 мең гектар мәйданада урып-җыю эшләре башкару бурычы тора.