Станислав Галиев: «Нефтехимик» клубына каршы уен хис-тойгыларга бай булды
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккей клублары арасындагы сезон алды матчындагы чәкәләшүләр хис-тойгыларның ташып чыгуы белән бәйле. Казан клубы һөҗүмчесе Станислав Галиев матчтан соң шундый фикере белән уртаклашты. «Сезондагы тәүге җиңү, без яхшы уйнадык, әмма моннан да әйбәтрәк уйный алабыз. Бүгенге уен кичәгесенә караганда хис-тойгыларга баерак булгандыр, бәлки. Алар агрессив уйный — без дә шулай җавап кайтарабыз. Чәкәләшүләрнең сәбәбе дә шуңа бәйле. Әмма егетләргә тел-теш тидереп булмый, бер-берсен якларга әзер торалар. Журавлев чын егет икән, куркып калмады. Ул беренче тапкыр бозга чыкты һәм начар уйнамады», — диде Галиев. Хоккейчы бу уенда да ике мәртәбә уңышка ирешүен шәрехләде — узган матчта Галиев шулай ук ике алка керткән иде. «Уңайлы момент булса, аннан файдаланып калырга тырышам. Партнерлар позициягә чыгара. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез», — диде ул.