Татарстанда планда билгеләнгән торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда планда билгеләнгән торакның яртысыннан артыгы (50,5 процент) файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
30 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 1,504 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу 2020 елга планлаштырылган күләмнең яртысыннан артыгы дигән сүз.
Аерым алганда, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестиция программасы буенча 1285 фатирлы 52 йорт төзелгән, аларның гомуми мәйданы 74,6 мең квадрат метр тәшкил итә. Узган ике атнада төзүчеләр гомуми мәйданы 17,2 мең квадрат метр тәшкил иткән 30 йорт сафка бастырган.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 117 күп фатирлы йорт төзү күздә тотыла. Аларның торак мәйданы 1 миллион 317,2 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.