Яңа уку елына Казанның йөздән артык мохтаҗ гаиләсе мәктәп формасы алачак
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 14 һәм 15 августта Казанда «Хорошие руки» хәйрия складында «Мәктәп акциясе» узачак. Аның кысаларында йөздән артык мохтаҗ гаилә яңа уку елына мәктәп һәм спорт формасы алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә. Моннан тыш, Казан укучыларының әниләре үзләренә дә кием сайлый алачак. Чара «Второе дыхание» һәм «День добрых дел» фондлары, шулай ук популяр брендлы кием-салым кибете белән берлектә үткәрелә. «Хорошие руки» хәйрия склады Калинин урамында, 3нче йортта урнашкан. Ул 2017 елда ачылган. Битараф булмаган казанлылар складка чиста һәм кияргә яраклы өс киеме һәм аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм интерьер предметлары китерә ала.