Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2020

«Яшьләр вакыты»: Саба яшьләрен нәрсә борчый? - «Шәһри Казан»

0

(Казан, 13 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Авыл яшьләренең шәһәргә эш эзләү максатыннан чыгып китүе табигый күренеш. Әмма араларында районда төпләнеп, шунда үз эшен башлап җибәрүчеләре дә юк түгел. Сүзебез Саба районының алдынгы карашлы яшьләре турында. Шушы көннәрдә генә әлеге районда ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан уздырылган «Яшьләр вакыты» чарасында булып кайттык. «Яшьләр вакыты», кыскача әйткәндә, район яшьләренең идеясен «тыңлый» һәм чынга ашырырга ярдәм итә торган акция. Бүген Сабада тукталсалар, иртәгә инде оештыручыларны башка район яшьләре көтә һәм алар берничә атна дәвамында яшьләрне борчыган проблемаларны барлап, якын киләчәктә чынга ашыру юлын эзлиләр. Ә әлеге мөмкинлекләр турында ТР Студентлар отрядлары штабы җитәкчесе урынбасары Алия Адиева мондый фикерен белдерде: Бу чара яшьләргә тәкъдим ителгән оешмалар белән кызыклы. Алар арасында грант оту, башка илләрдә бушка уку мөмкинлеге, проектны чынга ашырыр өчен матди ярдәм алу, вакансияләр һәм башка мөмкинлекләр бар. Без һәр районга да бер төрле программа белән барабыз, ләкин һәр җирле яшьләрнең дә үз проблемалары һәм проектлары бар. Яшьләрне башта тыңлый белергә кирәк. Чараны оештыручы Казан яшьләре мәйданга баннерлар, маркетлар тезгән арада яшьләр төрле проектлар белән таныша һәм үзара фикер алыша торды. Шул урында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән җырчы Эльмира Кәлимуллинаның самокатта төшкән фигураларын күрергә мөмкин иде. Акция беренче чиратта үзенә заманча бизәлеше, яшьләр теләгәнчә булуы белән җәлеп итте. «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев, узган елгы белән чагыштырганда, быел чара үзгә форматта һәм кызыклырак уздырылды дип саный: - Без 2019 елда шушы акция кысаларында яшьләрнең тәкъдимен тыңладык, ә быел инде аларны чынга ашыру өстендә эшлибез. Быел безнең яшьләр ун проект тәкъдим итәргә җыена, аның барысы да Саба яшьләре ихтыяҗын канәгатьләндерер дип ышанып калабыз, - ди Айнур.  Ә яшьләрнең үзләрен нәрсә борчый һәм алар бүгенге көндә нинди идеяләр, фикерләр белән янып яши? Чараның проектар яклау өлешендә ун проектның эчтәлеге белән танышырга мөмкин булды. Әлеге проектлар арасында Сабада ачык һавада кино карау, яшьләргә социаль ярдәм, район күләмендә форум, тематик фестивальләр һәм башка шундый кызыклы тәкъдимнәр әйтелде. Алай гына да түгел, яшьләр проектларын чынга ашырыр өчен матди ярдәм дә сорый алдылар. Мәктәп укучылары өчен бизнес клуб ачарга хыялланган Гүзәл Хилалетдинова район яшьләре үзләрен күрсәтергә курка дип саный. «Аларны төрле уеннарда, чараларда катнаштырырга кирәк. Алайсам, үз эчләренә ябылган кебек хәзерге яшьләр», - ди Гүзәл. «Авылны макта, шәһәрдә тор» «Яшьләр вакыты» акциясенең тагын бер максаты булып, яшьләрне районда барган эшчәнлеккә җәлеп итү, ничек тә аларга районда үзләрен үстерергә ярдәм күрсәтү дә тора бит әле. Шуңа күрә бу сорау проектлар яклау барышында яшьләргә еш бирелде. Хәзерге яшьләр калага перспектива артыннан гына ашкынамы, әллә инде башка сәбәп тә бармы? Бу сорауга җавапны башка район яшьләреннән сорарга булдык: Актаныш егете Фәнияр Шәкүров авылны якын итсә дә, шәһәрдә яшәү күпкә җиңелрәк дип саный. Авыл тормышында үзеңнең көчеңне сарыф итәргә кирәк, ди ул: Күрмәгәннең күрәсе килә бит инде. Шуңа да карамастан, мин үзем дә авылдан качучылар рәтендә. Шәһәргә тартылу эш мәсьәләсенә килеп туктала. Үзеңнең барлык сәләтеңне күрсәтү, мөмкинлек табу өчен шәһәр кулайрак урын. Авыл кешесе җир белән эш итә бит ул. Шуңа күрә ул рәхәт күреп яшәми дә. Ә шәһәр кешесе эш буенча җиңел ысул таба, перспективалы була, - дип уйлый Фәнияр. Кайбыч районы, Кошман авылы кызы Чулпан Гарифуллина авыл баласы шәһәргә үзгәреш эзләп китә дигән фикердә: Кайбер авыллар үзләре шәһәр кебек алга киткән. Ләкин шулай ук артта калган авыллар да бар. Минемчә, авылда үзеңә шөгыль табып булмый, - ди Чулпан. Хәзерге яшьләр киләчәккә зур планнар корып, аларны чынга ашыру юлын эзлиләр. «Яшьләр вакыты» кебек акцияләр бигрәк тә район, авыл яшьләренә ярдәм итәр, үзләрен үстерергә мөмкинлек бирер кебек. Хәер, без шулай ышанабыз инде.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Уровень безработицы в Москве будет снижен до 1,2 процента к 2030 году





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Внедряем принципы цифровой клиники



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Агент Щенникова ответил на вопрос о переходе защитника в "СКА-Ростов" Басты




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»

«Объединяем Россию!». Как столица отметит День молодёжи


Елена Рыбакина

Появились новости о здоровье Елены Рыбакиной перед турниром в Англии



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

ГПМ Радио: победа на июньском конкурсе ФКК



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России