Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2020

Кайбычның үз Әлмәндәре бар: Зиннәтулла Заһидуллинга – 100 яшь - "Ватаным Татарстан"

0

(Казан, 17 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан" , Фәния Әхмәтҗанова). Зиннәтулла абый белән моннан 5 ел элек сөйләшеп утырганмын икән. Ул вакытта Кайбычка Казан каймасының тарихын өйрәнергә кайткан идем. Башта мәктәптә булып, бер төркем балалар да ияргән иде үземә. Күршеләр дә керде. Җор телле, шаян-шук бабай белән мәш килеп фотога төштек. Чыннан да, Әлмәндәр картка охшаган ул. Кайбычлылар үзләре дә, бик яратып, безнең Әлмәндәр бабаебыз, дип йөртәләр аны. Туры килеп тә тора. Йөзеннән нур чәчелә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, шаяртып та ала, шул арада җитдиләнеп тә китә. Башыннан ни генә үтмәгән Зиннәт бабайның! Сугыш афәтен кичергән, ике улын югалткан, биш бала табып үстергән Асиясенең бакыйлыкка күчүенә дә – 15 ел.

Казан каймасы

Зиннәтулла бабай өчен сугыш нәкъ менә Казан каймасыннан башлана да инде. Бу вакытта ул авыл советы рәисе булып эшли. «Окоп казу турында хәбәр чыгу белән, мәктәпләрдә укуны туктаттылар. Безнең авылда штаб ясадылар. Шулкадәр кешене каршы алырга, урнаштырырга кирәк бит. Һәр капкага, гаиләнең хәленә, йортының зурлыгына карап, акбур белән саннар сугып чыктык. Ягъни, йортка шулкадәр кешегә керергә мөмкин дигән сүз иде бу.

Иртә белән килгәннәрне тирә-күрше авылларга озаттык. Кичкә таба, төнлә килүчеләрне үзебездә мәчеткә, китапханәгә, клубка урнаштырып тордык. Күбесе җиңелчә генә киенгән, чөнки аларга 1-2 атнага дип әйтеп җибәргәннәр. Ә ул елны зәмһәрир салкыннар бик иртә башлады. Башта танк үтмәсен өчен – траншеялар, аннан окоп казыдылар. Урманнан агач ташып, блиндажлар төзеделәр. Моннан тыш һәр йорт янында үзләре өчен дә окоп казыдылар. Күпер буенда әбәт ашатырга кухня әмәлләделәр, кибет тә бар иде анда. Машина белән азык-төлек ташыдылар. Ашау ягы такы-токы гына иде инде.  Кич белән фатирларында без биргән бәрәңгене үзләре пешереп ашадылар. Әмма бигрәк тә салкыннан иза чиктеләр. Гомер булмаганны салкыннар 45 градуска кадәр җитте», – дип искә ала Зиннәтулла бабай ул вакытларны.

Сугыш

Фронттагы хәлләрне дә яхшы хәтерли Зиннәтулла бабай. «Минем өчен Бөек Ватан сугышы Ржевтан башланды. Курск дугасындагы сугышларда, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә  катнаштым. Бик каты яраландым. Харьковтагы госпитальдә биш ай дәвалангач, Уфага җибәрделәр. Бәхетемәдер инде, миңа операция ясаган хирург Казаннан иде. «Аякларың, инә белән чәнчегәч, сизә башлады, димәк, өмет бар, йөрерсең», – дип, бик шатландырды. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигән гыйбарәне истә тотып, ике шәфкать туташы бер каттан икенчесенә көн саен култыклап йөрттеләр. Чыннан да, бераздан таякка таянып йөри башладым. 1944 елның 24 гыйнварында поезд белән Колаңгы станциясенә кайтып төштем. Алты айга дип җибәргәннәр иде. Вакыты җиткәч, хәрби комиссариатка бардым. Яраларың төзәлеп җитмәгән дип, больницага җибәрделәр. Үзебез чакыртып алырбыз, диделәр. Көтеп яттым шулай. Көтә-көтә, сугыш та бетеп китте. Хәрби комиссариатта башта, ник килмәдең, дип сүккәннәр иде. Ике көннән соң гафу үтенделәр. Баксаң, документлар тутырылган папкамны читкә куеп, минем хакта бөтенләй онытканнар икән.

Бәрәкәтле гомер

Озын гомерле булуын гел хәрәкәттән күрә Зиннәтулла бабай. Район финанс бүлегендә эшләгәндә, Иске Чәчкаптан Олы Кайбычка кадәр булган араны гел җәяү йөргән. Район таркалгач, Апаста да шул эшен дәвам иттергән.  Хәзер дә утырып торырга яратмый. Узган ел 99 яше тулган көнне Зиннәтулла бабайның кунакларны яшь егетләрдәй капка төбенә каршы алырга чыкканын бүген дә сокланып искә алалар. Быел да ким булмас. Юбилеен мәчеттә билгеләп үтәргә җыеналар. Ялгызы гына яшәсә дә, бу халәтне әллә ни сизми әле ул. Инде үзе дә 70 тән узган Шәүкәт улы гына, Америкада яшәү сәбәпле, сирәгрәк кайта. Кызы Алсу – Казанда, тагын бер улы Илдус – Яшел Үзәндә. Кыш көннәрен улы янында үткәрсә дә, җиһан уяну белән, Чәчкабына юл тота. Күршесендә яшәүче Фәридә ханым Абзалова аны үз әтиседәй карап-тәрбияләп тора. Күрше-күлән генә түгел, бөтен авылында яхшы кешеләр генә яши, ди Зиннәтулла бабай. Зарлану дигән нәрсәне гомереңдә дә ишетмәссең аның авызыннан. Дөрес әйтәләр шул. Нәкъ Әлмәндәр карт инде.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Новая поликлиника в Филимонковском районе откроется в этом году





Москва

В Воскресенске росгвардейцы задержали гражданку, находящуюся в федеральном розыске


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва всегда поможет молодежи в покорении новых вершин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Слава

“Эти отношения вы завершите сами. У вас будет новый мужчина” Участники нового мистического реалити “Место силы” предсказали певице Славе новую любовь




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Роспотребнадзор запретил купаться на пляже «Динамо» и Головинских прудах Москвы

Многие краснодарцы к 25 годам имеют несколько высших образований, семью и бизнес

Певец Крид заявил, что бывшие сделали его сильнее


WTA

WTA удивила решением по Елене Рыбакиной перед стартом Уимблдона



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России