Чаллыда өч җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган
(Казан, 20 август, «Татар-информ» , Гүзәл Хөсәенова). Чаллыда өч җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. Бүген көндез Чаллыда Машина төзелеше урамында «Дженезис», «Киа» һәм «Мерседес» җиңел машиналары бәрелешкән. Авариядә бер автомобильнең шоферы шунда ук үлә, икенчесе җитди җәрәхәтләр ала, аны җирле хастаханәгә алып китәләр.