Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров галстукларын салып Кабан күле буенда фотога төште
![Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров галстукларын салып Кабан күле буенда фотога төште](https://tatar-inform.tatar/attachments/256c0c65646b01554da67858cedf1146dcb9a131/store/fill/780/440/d2ed0117089cd95a76eb1884d45cf2ee5c08878ea0a626a3610a2f506644/%D1%81%D0%B0%D0%BC%D0%BE%D0%BB%D0%B5%D1%82ee8e03211e9fece5e13834db%5B1%5D.jpg)
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Казанның үзәк өлеше буйлап узды һәм Кабан күленең яңартылган яр буе белән танышты. Мәйданчыкларның берсендә алар галстукларын салып фотога төште. Сәяхәт вакытында Миңнеханов кунакка «Планета Фитнес» янында, яр буеның җәяүлеләр йөри торган өлешеннән өстәрәк урнашкан яңа ноктаны (анда күлгә гаҗәеп матур күренеш ачыла) күрсәтте. Киләчәктә биредә барбекю өчен махсус зона ачу күздә тотыла. Тугандаш республика җитәкчеләре әлеге урында истәлеккә фотога төште. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Татарстанга эш сәфәре белән килде. Ул Мостай Кәримгә һәйкәл һәм «Созвездие-Йолдызлык» театрын ачуда катнашты.