2 сентябрьдә Казаннан Истанбулга авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 2 сентябрьдә Төркия авиакомпаниясе Казаннан Истанбулга авиаэлемтәне яңадан башлый. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Беренче этапта Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр Төркиянең иң зур шәһәре һәм төп сәүдә, мәдәният үзәгенә атнасына өч тапкыр самолетта очу мөмкинлегенә ия булачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Аерым алганда, пассажирларга дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә хезмәт күрсәтәчәкләр. Очкыч Казан аэропортыннан 1.55 сәгатьтә кузгалып, 5.50 сәгатьтә Истанбулга барып җитәчәк. Истанбулдан исә 21.25 сәгатьтә һавага күтәрелеп, икенче көнне 1.00 сәгатьтә Казанда булачак. Төркиядә вакыт Мәскәүнеке белән туры килә.