«Сириус»ның Татарстан аналогы белем бирү сыйфатын күтәрергә тиеш
![«Сириус»ның Татарстан аналогы белем бирү сыйфатын күтәрергә тиеш](https://tatar-inform.tatar/attachments/df9c6ecc8ac9ac0ff1bc1affd96c93cf40eab858/store/fill/780/440/0ded7daf19891912efba6beef787f638d601bf3e214bbd9e5ac08ba7ba95/2a8b65885f804a31fc1bfc01%5B1%5D.jpg)
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү Республика үзәгенең төп бурычлары - белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм яшьләрнең талантын үстерү. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә үзәкнең Эксперт советы әгъзасы - КФУның Бутлеров исемендәге Химия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, химия фәннәре докторы Игорь Седов сөйләде.
«Төп бурычлар – белем дәрәҗәсен күтәрү һәм безнең талантлы яшьләр үсүенә ярдәм итеп, аларның республика югары уку йортларында югары белем алырга калуы», – дип билгеләп үтте спикер.
Татарстан «Сириус»ында беренче белем бирү программалары инде 1 сентябрьдә үк старт ала.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда белем бирү үзәген төзүгә 340 млн сум акча тотылуын хәбәр иткән иде.