«НТВ» телеканалында Татарстанны ТАССРның 100 еллыгы белән котладылар
![«НТВ» телеканалында Татарстанны ТАССРның 100 еллыгы белән котладылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/87ce27942e60a4f7c07ac656ec80b5ea91808e32/store/fill/780/440/c55ff927eb350e7596faf93fbc7ac3415cd8b556dd383314888ae5844ddf/photo_2020-08-27_13-06-55%5B1%5D.jpg)
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). «НТВ» телеканалында һава торышы белән таныштыручы Ирина Полякова Татарстанны ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте. «Казанда (анда бу атнада ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итәләр) һава торышы шатландыра – бүген +26 градус җылы булса, иртәгә термометрның терекөмеш баганасы тагын да югарырак күтәреләчәк», - диде ул эфирда. «Татар-информ» агентлыгы 30 августта Останкино телебашнясы Татарстан флагы төсләренә керәчәге хакында хәбәр иткән иде инде.