Алексей Песошин Апас бистәсендә яңа янгын депосын ачты
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры республиканың Апас районына эш сәфәре барышында район үзәге Апаста төзелгән яңа янгын депосын ачты һәм яңартылган мәдәният йортында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Янгын часте бинасын төзеп бетерү Апас гарнизонының янгын-коткару көчләренең әзерлеген, объектларның саклану дәрәҗәсен арттырачак һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Премьер искәрткәнчә, соңгы өч елда Татарстанда янгын сүндерү автомобильләре паркы федераль һәм республика бюджетлары акчасына сатып алынган 48 яңа машина белән тулыланды. Моннан тыш, ун яки аннан да күбрәк ел файдаланылган 80 янгын сүндерү автомобиленә капиталь ремонт ясалган. Бу эш дәвам итәчәк, дип ышандырды ул. Аннары Татарстан Премьер-министры яңартылган мәдәният йортына юнәлде, ул Гагарин урамында урнашкан. 1977 елда төзелгән бина республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерелгән Ремонт эшләренә, җиһазларны яңарту 74 млн сум бүлеп бирелгән. Мәдәният йортында җылыту системасын яңартканнар һәм тәрәзәләре алыштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар фундаментны ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган, түбәне ремонтлаган. Әйләнә-тирәне төзекләндергәннәр.