Татарстанда 30 градуслы эсселек саклана
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 августта, Татарстанда кызу һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич, шулай ук урыны белән, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Моннан тыш, боз явып китүе ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында көньяк - көнчыгыштан, көньяктан талгын җил була, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәчәк - бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде . Төнлә 13-18 градус җылы булачак. Көндез һава +25, +30 градуска кадәр җылыначак.