Магнитогорск мөселманнары «Урал Батыр» эпосы дини-тарихи урыннарына сәяхәт оештыра
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Магнитогорск мөселманнарының «Хәтер» дини оешмасы «Урал Батыр» эпосы дини-тарихи урыннарына чираттагы сәяхәтләрен оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Урал Батыр» - Башкортстанның төп этнология һәйкәлләренең берсе. Сәяхәт 2020 елның 29 августында җирле вакыт белән 9: 00 сәгатьтә планлаштырыла. Очрашу урыны «Гостиный двор» сәүдә үзәге белән янәшә, дип хәбәр итә оештыручылар..