Алабугада төзекләндерүдән соң “Нур” мәчете ачылды
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Бүген өйләдән соң Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Алабуга шәһәренең “Нур” мәчете ачылышы тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен китерде: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, яки мәчет төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә Җәннәттә бер йорт бүләк итәр”. “Нур” мәчете Алабуга шәһәрендә иң борынгы мәчетләрдән санала. Аның тарихы 1989 елдан башлана. 1989 елны Тойма урамында торак буларак гамәлдән чыккан 34 санлы йортны җирле мөселманнар хакимият вәкилләренә мәчет бинасы итеп үзгәртү өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. 1990 елның августына ремонт эшләре тәмамланып, шушы кечкенә бина өстенә манара күтәрелә һәм ярымай куела. Бу вакыттан башлап, бина “Нур” мәчете исемендә иске шәһәр мәхәлләсе мөселманнары өчен гыйбадәтханә булып хезмәт итә башлый. 2018 елда аны кабат төзекләндерү мәсьәләсе килеп баса. Мәхәллә халкы бу эшкә аның имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Шәйхетдиновка тапшыра. Бүгенге көндә Алабуга мөхтәсибәтендә 10 мәчет эшләп килә.