КФУ Татарстанның күптелле комплекслары өчен укытучылар әзерли башлаячак
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетында Татарстанның күптелле белем бирү комплекслары челтәре өчен укытучылар әзерләү башланачак. Бу хакта КФУ медиапорталында хәбәр ителә. «Күптелле белем бирү учреждениеләре челтәре өчен кадрлар әзерләү бу уку елында Татарстан хөкүмәте заказы нигезендә һәм «Адымнар: белемгә һәм татулыкка юл» проектын гамәлгә ашыру кысаларында башланачак», - дип сөйләде КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Шулай итеп, университетта 1 сентябрьдән студентлар әзерлекнең берничә юнәлеше буенча максатчан укуга керешәчәк. Бу аерым алганда, «Башлангыч белем һәм чит (инглиз) тел (күптелле белем бирү мохитендә)», «Математика һәм чит (инглиз) тел (күптелле белем бирү мохитендә)» һәм «Тарих һәм чит (инглиз) тел (күптелле белем бирү мохитендә)». Бакалавриат программасы биш елга исәпләнгән. Җамалетдинов якындагы берничә елда Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә «Адымнар: белемгә һәм татулыкка юл» проекты буенча берничә күптелле белем бирү комплексы ачылачагын искәртте. Моннан тыш, полилингваль нигездә белем бирү процессын КФУ Алабуга институтының «Университет» мәктәбендә оештыру планлаштырыла. КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында 2018-2019 уку елында билингваль белем бирү оешмаларында эшләү өчен педагогик кадрлар әзерләү башланды. 2018 елда КФУда Россиянең сигез төбәгеннән һәм Татарстанның 29 районыннан 125 студент махсус билингваль белем бирү программаларына кабул ителде. 2019-2020 уку елында бу проект буенча инде 265 студент белем алды.