Татарстанда ял көннәрендә һава торышы бозылачак
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда яңадан һава торышы бозылачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Иртәгә, 28 августта, кыска вакытлы яшенле яңгырлар, җил булачак. Шимбә, 29 августта, республикада урыны белән яшенле яңгырлар явачак һәм көчле җил булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 13тән 18 градуска кадәр һәм көндез 22дән 27 градуска кадәр булачак. Якшәмбе, 30 августта, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак, урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны бераз түбәнәя: төнлә +11, +16 градуска кадәр, көндез +21, +26 градуска кадәр. Метеорологлар киләсе атна башында Татарстан территориясендә көндезге температура 25-30 градуска кадәр җылы булыр дип көтә. Дүшәмбе, 31 сентябрьдә, явым-төшем ихтимал. Әмма сишәмбе, 1 сентябрьдә, республикага чираттагы атмосфера фронты якынлаша - урыны белән яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал, диелгән хәбәрдә.