Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы педагоглары һәм студентлары чыршы аллеясы утыртты
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм студентлары чыршы аллеясы утыртты. Акция Россиядә һөнәри-техник белем бирү системасын булдыруның 80 еллыгына багышланды. Бу хакта «Авангард» газетасы яза. Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалетдинов сүзләренчә, акция шулай ук уку йортының гасырлык юбилеена багышланган, ул 2021 елда билгеләп үтеләчәк. Гомумән алганда, катнашучылар 23 чыршы утыртты, тагын 33 чыршы утырту планлаштырыла, иң мөһиме, алар үсеп китсен. Үсемлекләрне уку йорты карачак. «Әлеге акция студентлар хәтерендә калыр, ә агачлар Тәтеш халкын сөендерер дип уйлыйм», — диде Илнур Җамалетдинов. Бу эштә Тәтеш водоканалы җитәкчесе Руслан Полозов техник ярдәм күрсәткән, Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе Ранил Рәхмәтуллин үсентеләр бирде, ә аларны утырту өчен урынны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев биргән.