Түбән Кама китапханәләрендә психолог, язучы, музыкант белән очрашулар уза
![Түбән Кама китапханәләрендә психолог, язучы, музыкант белән очрашулар уза](https://tatar-inform.tatar/attachments/0567e1e88a8e9bedea440d732bbf77d3836edb0c/store/fill/780/440/2a072061b9ed92c57fde84ca6e0b20ee7e79be77a91acaee24cf8a7b71f7/1601456526_87.jpg)
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама халкын кызыклы һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә чакыралар. Тукай исемендәге зур китапханәдә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә «Бер дулкында» ял көне клубы эшли башлады. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. Хәзер һәр якшәмбе көнне биредә психолог, язучы һәм музыкант белән очрашулар уза. Бу юлы Казан табибы кунак булды. Костоправ Альберт Гайнуллин киңәшләре белән уртаклашты һәм умыртка баганасын төзәтү һәм турайту өчен күнегүләр комплексын күрсәтте. Шулай ук ял көне клубында кул эшләрен яратучылар һәм өстәл уеннары өчен аерым мәйданчык эшли. Өлкән китапханәче Марина Балашова программаның бер атнага алдан төзелүе турында сөйләде, укучыларга яңалыклар социаль челтәрләр битләрендә хәбәр итәләр. «Безнең социаль челтәрләргә ял көне программасында нәрсә булачагын белеп тору өчен язылырга киңәш итәбез», — диде китапханәче.