Сезон дәвамында Татарстандагы лагерь һәм санаторийларда Covid очраклары теркәлмәгән
![Сезон дәвамында Татарстандагы лагерь һәм санаторийларда Covid очраклары теркәлмәгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/de38f05211d16eed07f75c2c8d3417bf88faea06/store/fill/780/440/f6b30b04846a1357f93d65a640b8ad581e30a29b891100de06731e097810/996130a97466b8d6bf002072%5B1%5D.jpg)
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда балаларның җәйге ял урыннарында яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары булмаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Бездә лагерьларда теркәлгән балалар һәм педагогик хезмәткәрләр арасында вирус йоктыруның бер генә очрагы да булмады», — диде спикер. Инфекция таралуны булдырмас өчен лагерьларда ябык режим гамәлдә булды — әти-әниләрне балалары янына кертмәделәр, массакүләм чаралар ачык һавада уздырылды, дискотекалар булмады. Татарстанның баш санитар табибы әйткәнчә, санаторийларда да Covid-19 очраклары бөтенләй булмаган. Шул ук вакытта, коронавируска анализлары тискәре булган кешеләр генә санаторийларда озаграк ял итә алды, дип тә өстәде ул.