Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2020

Рөстәм Миңнеханов: Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә

0
Рөстәм Миңнеханов: Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казанда Укытучылар бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында әйтте. Президент Илсур һадиуллин мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәнен искәртте. Бәйрәмнең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узуын, ректоры итеп Рафис Борһанов билгеләнгәнен әйтте.  Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде. «Халыкара Укытучылар көне белән котлыйм. Бу иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бу көн чәчәкләрнең хуш исләре, укучылар котлавы һәм сезнең елмаюлы йөзләрегез белән тулы көн. Укытучы ул — әһәмиятле һөнәр, җаваплы миссия һәм, әлбәттә, сәләт. Хезмәтегез иң яхшы кешелеклек сыйфатларына ия булуы балаларга чиксез мәхәббәт таләп итә», — диде. «Укытучы хезмәте — һәрвакыт төп, җаваплы һөнәр булды һәм булачак. Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә», — диде Президент. Ул Татарстан мәгариф системасына җитди игътибар күрсәтүен ассызыклады. Ун ел эчендә республикада 62 мәктәп, 239 балалар бакчасы төзелгән, 1300дән артык белем бирү учреждениесе капиталь ремонтланган. Һөнәри белем системасы тулысынча үзгәргән, 41 ресурс үзәге яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән.  «Бүген без Минтимер Шәймиев белән „Адымнар“ мәгариф комплексында булдык. Бу матур, иркен, якты объектлар. Биредә заманча мәгариф технологияләре кулланыла. Бездә искиткеч үзәкләр барлыкка килүгә без бик шат. Татарстанда мәгариф системасы бай тарихка ия, алдынгы Европа технологияләре, милли традицияләр дә үрелеп бара. Без алгарышка ачык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, мәгариф системасы инфраструктурасы үсеше, кадрлар потенциалын ныгыту белем бирүдә югары сыйфатка ирешергә, иҗади фикер йөртүче, киңкырлы, конкурентлыкка сәләтле белгечләр, патриотлар тәрбияләргә мөмкинлек бирә. «Педагогларның осталыклары нәтиҗәсендә, БДИның уртача баллы Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак», — диде.  Президент соңгы сигез елда бөтенроссия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Татарстан призерлар санына керүен әйтте. «Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышабыз. Безнең укучылар халыкара олимпиадаларда да ил данын яклыйлар», — диде. Ул олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән укучыларны, 100 балл җыйган балаларны әзерләгән укытучыларны санап чыкты. «Кеше нинди генә уңышка ирешмәсен, уңышының нигезе мәктәптә салына. Сезнең кулда республика һәм илебезнең киләчәге. Югары профессионализм, кайгыртучанлык, укучыларга игътибар өчен рәхмәт! Саулык, укучыларыгызның ихлас яратуын телим, һәр көнегезне балалар елмаюы бизәсен. Тере белем алу иң яхшысы, без инде онлайн укудан ардык», — диде Рөстәм Миңнеханов.  Бәйрәм чарасында Гүзәл Уразова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Кәлимуллина, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башкалар чыгыш ясый.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем





Москва

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Элджей

Рэпер Элджей выступил на фестивале «Черника Fest Music» в Новосибирске




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча

В УФСИН России по Республике Дагестан прошли лично-командные соревнования по легкой атлетике

В Лужниках состоялась церемония открытия Всероссийской Спартакиады Специальной Олимпиады


Кирилл Скачков

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Здоровье

Компания ICDMC презентовала свой первый уникальный БАД



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России