Алабугада 15 меңнән артык кеше грипптан прививка ясаткан
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Алабуга районына грипптан 16 910 доза вакцина кайтарылган. Районда 11 меңнән артык прививка өлкән кешеләргә, 5 390ы балаларга һәм 190 прививка йөкле хатыннарга ясалды. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Якындагы көннәрдә 75 булачак солдатка һәм 53 йөкле хатын-кызга грипптан вакцина ясаячаклар. Чираттагы вакцина партиясе октябрь ахырында булачак. Табиблар сүзләренчә, бүгенге көндә вирусның барлык вариантларыннан саклый алырлык грипптан универсаль прививка юк