Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар Ватан сугышы геройлары истәлегенә алмагач утыртты
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Вахитов районындагы 24 нче балалар бакчасы территориясендә Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнар истәлегенә нәни экологлар «Яшел утраучык» ясады. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырту материалы һәм барлык кирәкле инвентарь балаларга «Хәзинә эзләүчеләр» («Искатели сокровищ») экологик квестының барлык нокталарын уңышлы узу нәтиҗәләре буенча бирелде. Балалар табышмаклар чиште, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәде, һәр пунктта сусипкеч һәм көрәк алды. Балаларның төп табышы алмагач һәм савыр (туя) үсентеләре булды, аларны соңыннан балалар бакчасы территориясенә утырттылар.
Чара «Эколята-Дошколята» табигать саклау социаль-мәгариф проекты һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы катнашында үткәрелде.
«Хәтер утраулары»н булдыру балаларда һәм үсмерләрдә экологик культура һәм табигатьне ярату культурасын формалаштырып, үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүне җәелдерергә ярдәм итә.Экоквестта җиңүчеләр өчен утырту материалы рәвешендәге бүләк продукциясен А. И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды бирде, диелә хәбәрдә.