Тикшерүчеләр: Казанда яшәүче ир-ат әнисен үтергәнче кыйнау сәбәбен искә төшерә алмады
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда әнисен үтерүдә шикләнелә торган ир-ат җинаятенең сәбәбен исенә төшерә алмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 35 яшьлек ир-ат еш һәм даими рәвештә исерткеч эчемлекләр эчкән, әнисен кыйнаган. Бу юлы ир-ат 27 сентябрьдән бирле эчеп йөргән. 2 октябрьдә ул янә исергән һәм әнисен кыйнаган, бу юлы ул карт анасының башына каты итеп суккан. Хатын-кызның мәетен фатирга кунакка килгән апасы тапкан. Үтерүдә шикләнелә торган ир-ат полицейскийларга әнисен үтергәнче кыйнау сәбәбен әйтә алмаган. «Сәламәтлеккә авыр зыян салу, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.