Чаллыда низаглар оештыруы белән билгеле күп балалы ана мәктәптә бер хатынны кыйнаган
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда төрле низаглар чыгаруы белән билгеле Агина Алтынбаеваның мәктәптә бер хатын-кызны кыйнаганын видеога төшереп алганнар. Язманы социаль челтәрләрдә конфликт шаһитлары урнаштырган. Видео мәктәп коридорында төшерелгән, анда күп балалы Алтынбаеваның балалары укый. Видеодан күренгәчә, ачуы чыккан Агина бер хатынга һөҗүм итә һәм берничә тапкыр аңа аягы белән тибә, ул сүгенә һәм яный. Конфликт чыгаручы үзе социаль челтәрдә язганча, мәктәп коридорында үзен тәртипсез тотуга һәм сугышуга сыйныфта акча җыю сәбәп булган.