Әлфия Йосыповага «Татарстан югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Каюм Насыйри институты үзәге директоры, КФУ профессоры Әлфия Йосыпова «Татарстан Республикасы югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Гади профессорның хезмәтен бәяләү — шатлыклы вакыйга. Иң зур рәхмәтем КФУ җитәкчелегенә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка, әти-әниемә, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы хезмәттәшләремә һәм шәкертләремә. Зур рәхмәтем — туган телебез татар теленә. Татар теле камил, төзек, бай тел. Бурычыбыз — аны саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру», — диде ул.
Профессор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. «Шушы игелекле юлда изге эш башкарабыз, татар теле өлкәсендә яшь кадрлар әзерлибез, шушы хезмәтебезнең югары бәяләнүе, минемчә, шатлыклы вакыйга. Рөстәм Нургалиевич медаль такканда рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Телебезне саклау һәм үстерү — уртак бурычыбыз», — диде Әлфия Йосыпова.