Әлмәттә хореограф Нурбәк Батулла нарды уены тактасы рәвешендәге арт-объектны ачты
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Әлмәттә хореограф Нурбәк Батулла нарды уены тактасы рәвешендәге арт-объектны ачты. Аны Санкт-Петербургтан Xeato һәм Dusto никлары астында чыгыш ясаучы ике рәссам брусчаткада ясаган.
«Без сезне яңа арт-объект ачылышында сәламләргә шат. Ул „Батыр Ардашир“ дип аталган безнең перформанс өчен киңлек булып хезмәт итәчәк», — диде биюче.
«Нарды» сүзе фарсы телендәге «Батыр Ардашир» атамасыннан килеп чыккан. Башка традицияләрдә бу уен башка исемнәр йөртә. Мисал өчен, трик-трак.
Хореограф «Фристайл» бию коллективы белән бергә чыгыш ясады.
«Алтын алмалар турындагы әкиятләр» стрит-артны тикшерү институтының паблик-арт программасы Әлмәттә «Татнефть» компаниясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Ул биш елга исәпләнгән.
Торак йортларда проект ярдәмендә төрле илләр рәссамнары Әлмәт районы мәдәнияте һәм тарихы белән илһамланып, мураллар ясаган. Ә котельныйда нефть чыгу теорияләренә багышланган медиаинсталляция барлыкка килде.