Рөстәм Миңнеханов Татарстан Профсоюзлары федерациясе конференциясендә катнашачак
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясенең йомгаклау-сайлау конференциясендә катнашачак. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Конференциядә федерация рәисе, рәис урынбасары һәм яшьләр советы рәисе сайланачак», — диде Лилия Галимова.
Конференциядә Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков, республика министрлыклары, ведомстволары, әйдәп баручы оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.
Бүген республиканың Профсоюзлар федерациясе 800 мең кешене берләштерә.