Түбән Кама укучылары төбәк чемпионатында 9 алтын медаль алды
![Түбән Кама укучылары төбәк чемпионатында 9 алтын медаль алды](https://tatar-inform.tatar/attachments/cf2fc898a8bfb36d5568315ae736e74af71c970c/store/fill/780/440/381630567776a0dba7cb42bf8d0d0f416adff8b8c5db0292583457ae58db/%D1%8E%D0%B1%D0%B4.jpg)
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Түбән Кама укучылары 9 алтын, 8 көмеш һәм 9 бронза медаль яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Студентлар берничә юнәлештә көч сынашты: роботлаштырылган эретеп ябыштыру, цифрлы метрология, сантехника һәм җылылык, агач эшләнмәләр реставрацияләү, сәнәгать дизайны һәм башкалар. Төбәк чемпионаты быел республиканың 77 мәйданчыгында, Татарстанның 17 шәһәрендә һәм районында узды. Мәйданчыкларның бер өлеше Түбән Камада оештырылган иде. Киләсе елның язында төбәк чемпионаты җиңүчеләре ярымфиналда катнашачак. Җәен Уфада чемпионат финалы узачак.