Камал театрында яшь тамашачылар өчен «Мендәр әкияте» спектаклен куялар
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы «Мендәр әкияте» спектакле премьерасы була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә. Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, курку һәм шикләр, дуслык һәм эгоизм, кыюлык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итә. Ә иң мөһиме, могҗизага ышандырыр! Могҗиза бар ул, чын күңелдән ышанырга гына кирәк…», дип хәбәр ителә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме узачак.