Әлки районында капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар бүлеге ачылды
![Әлки районында капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар бүлеге ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/8570dbf2be2599dcd8bb2bc58924a37141df8c4d/store/fill/780/440/2a54e3ea613c650dfce8cd373f707d258edf8650ee616ff5644d237e5b46/968fcd507aec0ab993334ac1d58b9660.jpg)
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Әлки районында Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусын ачу тантанасы булды. Аның гомуми мәйданы 700 кв. метр һәм ул 12 урынга исәпләнгән. Бу хакта «Алькеевские вести» газетасы яза.
Бүлекне яңарту медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Республика бюджетына ремонт 62,1 миллион сумга төшкән.
Эшләр июньдә башланды. Инфекция бүлеген вакытлыча терапевтика корпусының икенче катында урнаштырдылар. Бүлек тышкы яктан гына түгел, эчтән дә үзгәргән. 21,3 млн сумга заманча медицина техникасы сатып алынган: үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары, рентген җиһазлары, мониторлар һәм башкалар.
Барлык бүлмәләр дә заманча таләпләргә җавап бирә. Рентгенология кабинетлары тышка нурланыш чыгармый. Лаборатория дә тулысынча җиһазландырылган, хәзер биредә клиник һәм биохимик тикшеренүләр үткәрергә мөмкин. Мисал өчен, кандагы кислород күләмен тикшертү өчен анализ алырга мөмкин.
Бәдрәфләр, душ кабиналары, медицина хезмәткәрләренең аш бүлмәсе җиһазландырылган.