Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2020

«Башлы» кешеләргә өйдән чыгасы булмый — «Шәһри Казан»

0

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан », Дамир Бәдриев).  — Быелның 11 аенда шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 45,5 мең муниципаль хезмәт электрон рәвештә генә башкарылды. Әлеге санның 16,5 меңе коронавирус пандемиясе сәбәпле, чикләүләр кертелгән көннәргә туры килде. Казанлылар гаризаларны һәм түләүләрне компьютердан яки кәрәзле телефоннан гына башкарды, — дип таныштырды шәһәр Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кремлев.

Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру 2020-2022 елларга исәпләнелгән «Цифрлы муниципалитет» программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Биредә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы таләпләре игътибарга алына.

Дмитрий Кремлев искәрткәнчә, «Цифрлы муниципалитет”та шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итә торган комплекслы муниципаль геомәгълүмат челтәре әһәмияткә ия. Бу система территорияләргә кагылышлы документларны мохиткә бәйләп хәл итәргә мөмкинлек бирә. Электрон системага җир кишәрлегенең урыны, чикләре, трассалар узуы, шәһәр төзелеше планы һәм кишәрлеккә кагылышлы башка белешмәләр кертелгән.

Шәһәрнең Генераль планы, Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, чикләнгән эшчәнлек зоналары, территорияләрне планлаштыру һәм чикләрне билгеләү электрон вариантка әверелдерелгән. Казанда ике ел инде «Җәмәгать тыңлаулары» мәгълүмат челтәре файдаланыла. Ул шәһәр төзелешен алып баруда һәм үстерүдә халык белән фикерләшүне, аралашуны тәэмин итә. Казанның архитектура идарәсе ике елда 470 «Җәмәгать тыңлавы» оештырган, аларда 3988 кеше катнашкан.

Шәһәр Башкарма комитетының барлык органнары сакланулы бердәм челтәргә тупланган. Ведомствоара элемтә оештыруда IT-парк технологияләре дә җәлеп ителгән. Казан шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталына куелган, ә 28 төрдәге хезмәт МФЦның автоматлаштырылган мәгълүмат челтәренә ялганган.

Татарстанда 2023 елга барлык муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә ирешү бурычы тора. Компьютерда эшли белгән кешеләргә өйдән дә чыгып торасы булмый.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы





Москва

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Моргенштерн

Шоумен Барецкий: у нас с Моргенштерном будет концерт 28 июня




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 москвичей и гостей столицы

В УФСИН России по Республике Дагестан прошли лично-командные соревнования по легкой атлетике


Большой шлем

Рублёв и еще два российских теннисиста не сыграют на Олимпиаде в Париже



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Жизнь

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России