Роспотребнадзор Covid-19 сәбәпле мәктәпләрдә кертелгән режимны озайтты
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе таралу шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының санитар кагыйдәләрен үтәүне 2021 ел ахырына кадәр озайтты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ведомство башлыгы Анна Попова карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Роспотребнадзор COVID-19 шартларында балалар учреждениеләренең эш кагыйдәләрен июль аенда әзерләгән. Шулай итеп, документ нигезендә төрле сыйныф, төркем һәм отряд вәкилләре катнашында, шулай ук башка оешмалардан килгән балалар катнашында массакүләм чаралар тыела. Мәктәпләрдә балалар арасында элемтәләрне киметергә кирәк, һәм һәр сыйныфның үз кабинеты булырга тиеш, дип билгеләп үтелә ведомствода.