Апаста яшь волонтерларны бүләкләделәр
(Апас, 8 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов ирекле ярдәмчеләр — яшь волонтерларга Рәхмәт хаты һәм Яңа ел күчтәнәче тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Районда волонтерлар хәрәкәте эшчәнлегендә зур өлеш керткәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Волонтерлык хезмәте — кешелеклелек кыйммәтләрен ныгытуга һәм саклап калуга юнәлдерелгән. Игелекле эшләр бервакытта да сизелмичә калмый, һәр изге гамәлегезне күреп сөенеп торабыз, сезнең белән горурланабыз. Ярдәм көтүчеләр өчен сез тормышта маяк булып торасыз. Сезгә ныклы исәнлек, киләчәктә дә көчле рухлы булып калуыгызны телим. Игелекле эшләрегез үсеп килүче яшь буынга да юнәлеш булып торсын һәм сезнең күңелегезгә шатлык китерсен!», — диде район башлыгы. «Волонтерларыбыз һәрвакытта да берсүзсез ярдәмгә ашыгалар. Без бирегә иң актив, иң тырышларын җыйдык. Алар ялгызларга, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларга һәрчак ярдәм итәләр. Төрле республикакүләм бәйгеләрдә катнашып район данын яклыйлар. Үзара тату, ярдәмләшеп яшәсәк кенә киләчәгебез якты, матур булачак», — дип сөйләде волонтерлык эшчәнлеге хакында «Сәләт» балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова. Яшь волонтерлар да үз эшчәнлекләре турында сөйләп үтте, тырышлыгын бәяләп үтүче район башлыгына, җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр. «Игелекле эшләрне күңелебез кушканга, бик яратып башкарабыз. Безне рухландырып торучы һәркемгә рәхмәтлебез», — диләр волонтерлар.