"Тормышымның мәгънәсе — Мәскәүдә мәчет булдыру"
![](https://gdb.rferl.org/e1f31249-194e-4150-8d84-08b8389b9db6_cx0_cy2_cw0_w800_h450.jpg)
Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары мохтарияте Мәскәү башлыгы Сергей Собянин исеменә хат юллаган. Мохтарият мэрдан башкалада яңа мәчетләр төзү вазгыятенә ачыклык кертүне сорый. Хатның авторы — мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев белән әңгәмә кордык.