Россиядә дача амнистиясен биш елга озайттылар
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дача амнистиясен 2026 елның 1 мартына кадәр озайту турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Дача амнистиясенең гамәлдә булу вакытын арттырудан тыш, документ шәхси торак төзелеше өчен кишәрлекләр теркәүнең гадиләштерелгән тәртибен күздә тота. «„2021 ел“ сүзләрен „2026 ел“ сүзләре белән алмаштырырга. „Гражданнар тарафыннан бакчачылык эшләрен алып бару“ сүзләреннән соң „шәхси торак төзелеше өчен“ сүзләрен өстәргә», — диелә документта. Шулай ук 2019 елның 1 мартыннан үз көченә кергән һәм рөхсәт алмыйча 2018 елның 4 августына кадәр төзелеш башлаган гражданнар өчен каралган күчеш чоры биш елга озайтыла. Төзелеш вакытында ук алар башлау һәм файдалануга тапшыру турында документлар тапшыра ала. Дача амнистиясе Россиядә 2006 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт эчендә татарстанлылар 750 мең тапкыр күчемсез милеккә хокук рәсмиләштергән. Шул ук вакытта үз хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә теркәүгә мөрәҗәгатьләр саны хәтта коронавирус пандемиясе вакытында да кимемәгән. Татарстанда 2020 елда сату-алу килешүләре саны, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә.