Татарстанда басылган киез итекләрне Мальтада һәм Фарсы култыгы илләрендә сатып алалар
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда аяк киеме җитештерүче оешма интернет-мәйданчыкларда сату-алу ярдәмендә гарәп дөньясы илләрендә һәм Мальтада үз продукциясен яратучылар даирәсен булдырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте. «Кукмарадан Kiez компаниясе киездән аяк киеме ясый һәм аны электрон сәүдә мәйданчыкларында сата. Узган ел 7,5 мең пар сатылган, быел-12,5 мең пар. Өстәвенә, продукцияне Фарсы култыгы илләрендә һәм Мальтада сатып алалар», — диде Габделганиев. «Без ял итә торган җылы илләрдә киез итекләр кирәк икән», — дип өстәде ул. Бизнес-омбудсмен сүзләренчә, чит ил сатып алучылары Татарстанның шулай ук башка продукциясен дә электрон интернет-мәйданчыклар аша бик теләп сатып ала. Бу-косметика, халык кәсепчелеге товарлары һәм суыткычлар таләп итми торган азык-төлек продуктлары. «Эшмәкәрләрнең сатып булмый торган әйбере юк дигән кагыйдәсе бар. Мәсьәлә моны эшләү ысулында гына. Татарстан Президенты эшмәкәрләрне сату мәйданчыкларына чыгару өчен Укыту үзәген булдыру турында карар кабул итте. Алар иң яхшы базарларны сайлый, сата, куркынычны алдан бәяләргә өйрәнә алсын өчен кирәк бу», — дип аңлатты Фәрит Габделганиев. 2020 елның 1 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, Ozon, Wildberries, AliExpress һәм «Яндекс.Маркет» интернет-мәйданчыкларында 3,5 меңнән артык товар тәкъдим итүче теркәлгән. 2020 елның 9 аенда аларның гомуми кереме 3,5 млрд сумнан артып киткән.