Чыганак: Иннополистагы төзелештә янгын җылыткычта кыска ялганыштан башланган
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иннополиста төзелештәге янгынның сәбәбе җылыткычта чыккан кыска ялганыш булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.
Агентлык чыганагы сүзләренчә, бүген иртән янгын чыккан административ бина подвалында бизәү һәм монтаж эшләре башкарылган. Моның өчен җылыту җиһазлары куелган. Кыска ялганыш аркасында соляркалы савытка ут капкан, шуннан янгын чыккан.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Иннополиста төзелеп килә торган алты катлы бинаның подвалында янгын чыкканлыгын хәбәр иткән иде. Һәлакәттә ике эшче зыян күргән.
Әлеге эшне прокуроратура тикшерә.