Казанда автомобиль, юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил автомобиле, юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән, шоферны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Юл һәлакәте бүген иртән Петр Витер урамында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә чыккан һәм баганага килеп сыланган. Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны хастаханәгә алып киткәннәр.