Алексей Песошин: Бизнес-план инвесторга гына түгел, дәүләткә дә кызыклы булырга тиеш
![Алексей Песошин: Бизнес-план инвесторга гына түгел, дәүләткә дә кызыклы булырга тиеш](https://tatar-inform.tatar/attachments/ffa6f927afb1877e877756d32c2beacd5f1b11d3/store/fill/780/440/587b11a8b27ed2f40a6adb5ab5b70e70efe27159a7312b97a49856bfd11b/KSF_8705.jpg)
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт-шәхси партнерлыгы проектының нигезендә яхшылап әзерләнгән бизнес-план ятарга һәм ул инвесторга гына түгел, дәүләткә дә кызыклы булырга тиеш. Шул ук вакытта, дәүләт һәм инвестор арасындагы үзара бәйләнешне аңлаешлы һәм ачык итәргә кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча тармак форумын ачу тантанасында шулай дип белдерде. Төбәкләрнең гамәли тәҗрибәсе нигезендә билгеләнгән дәүләт-шәхси партнерлыгы өлкәсендәге проектларны уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итүче төп факторлар быелгы форумның төп темалары булды. Песошин үз чыгышының башында дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча форум үткәрүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Беренче шундый чара 2017 елда узган, быел исә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында аны онлайн форматында үткәрергә булганнар. Премьер-министр дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмнарының инвестицияләр җәлеп итү, дәүләт тарафыннан кертелгән капиталны киметү һәм «бушаган» акчаларны социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү өчен перспективалы юнәлеш булуын искәртте. Песошин республикага башка төбәкләрнең тәҗрибәсе мөһим булуын, шулай ук Татарстанның да үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер икәнлеген билгеләп үтте. Үз чыгышын тәмамлап, ул форумда катнашучыларга, дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмнарын кулланып, проектларны гамәлгә ашыруда оптималь алгоритмнар уйлап табуларын теләде.