Иннополиста төзелеш мәйданчыгында янгын чыккан
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иннополиста төзелеш мәйданчыгында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 9.21 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Иннополиста төзелеп килә торган бер бинада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга Югары Ослан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тоткан.
Ут белән көрәшүчеләр янгынның төзелеп бетмәгән алты катлы йортның подвалында чыгуын ачыклаган. Янгын турында хәбәр иткән кеше бинаның подвалында солярка баклары, ә йортның түбәсендә берничә эшче булуы хакында әйткән. Янгын чыккан урынга автобаскыч җибәргәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.