Актаныш районында республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре хөрмәтләнде
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Актаныш районының ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын бүген — 8 декабрьдә бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Ул район Советы бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән, аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде. Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Вәлиуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Раниза Шакирова, идарәнең баш белгече Айрат Кәрамов тәбрикләде.