Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2020

Ирек хәзрәт Җиһаншин: Авылдан килгән ит хәләл дигән сүз түгел — «Мәгариф»

0

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Раушания Хөснетдинова). «Хәләл яшәү рәвеше» — менә шундый исем белән 9 декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә Бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Шул уңайдан «Татар-информ”да матбугат очрашуы булды.

Әлеге зур, мәртәбәле чараны «Бу матур дөнья һәркем өчен» дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен ярдәм күрсәтү үзәге, «Хәләл» стандартлары комитеты һәм Ислам юридик үзәге оештыра. Конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән хәләл яшәү рәвешен популярлаштыру һәм үстерү максатларыннан уздырыла.

Соңгы елларда дин әһелләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, матбугатта, интернет челтәрләрендә киң яктыртылу сәбәпле күпләр «хәләл» сүзенең асыл мәгънәсенә төшенә башлады. Азык-төлекне эшкәрткәндә хәрәм кушылмалар кулланылмаса һәм аны хәзерләү ислам кануннарына тулысынча туры килсә ризык хәләл була. Хәзерге вакытта нинди генә кибеткә кермик, киштәләр азык-төлектән сыгылып тора. Ләкин бәядә генә дә хикмәт түгел, чынлап торып тәмле, туклыклы һәм файдалы ризыкны табу бик тә катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара. Шуңа да еш кына мөселманнар яки татарлар гына түгел, ә башка дин, башка милләт вәкилләренең дә «Хәләл» тамгалы ризыклар сайлавы гаҗәп түгел.

Ләкин кайвакыт «Хәләл» тамгасы куелган ризыклар да сыйфаты ягыннан шикләндерә. «Чынлап та әлеге ризыкны җитештерүче бу сертификатны алучылар исемлегендә бармы икән, булса каян карарга ул исемлекне, ә сертификат бирүчеләр үзләре бу ризыкларны кибетләрдән алып, сыйфатын тикшерәләрме икән?» кебегрәк сораулар туа.

Әлеге матбугат конференциясендә спикер буларак «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин да катнашты. Килеп туган шундый мөмкинлектән файдаланып, югарыдагы сорауларымны Ирек хәзрәткә бирдем.

— Бу бик актуаль сораулар ­– дип башлады ул үзенең сүзен. — Безнең halalrt.ru дигән сайтыбыз бар. Менә анда керсәгез, беренчедән, безнең ике төрле яшел логотипны күрергә була, икенчедән «Реестр предприятий» дигән төймәгә бассагыз, «Хәләл» сертификаты бирелгән барлык оешма-предприятиеләрнең исемлеге чыга. Анда җитештерү, сату, күрсәтелгән хезмәтләр — һәрберсе тармакларга бүленеп бирелгән. Әлеге исемлектә Казаннан яки Татарстаннан гына түгел, ә илебезнең төрле төбәкләреннән 150 оешма бар. Контрольгә килгәндә, бигрәк тә ит җитештерүче оешмаларда безнең хезмәткәрләр бөтен процессны әзер ризык чыкканчы тикшереп торалар. Кафелар буенча эш аерым алып барыла. Хезмәткәрләребез һәркөнне «Хәләл» кафеларны тикшереп йөри. Һәм шулай ук өч айга бер тапкыр теләсә кайсы хәләл ризыкны алып, лабораториягә анализга җибәрәбез. Анда беренче чиратта дуңгыз ДНКсы бармы, юкмы икәне тикшерелә. Кызганычка, «Мин — татар, мин — мөселман, минем ризыгым хәләл», — дип йөргән кайберәүләрне, бу бигрәк тә кафеларга кагыла, тикшерә башлагач хәләлдән ерак икәнлекләре аңлашыла. «Миндәге ит авылдан килгән, димәк, хәләл», — ди кафе хуҗасы. Ләкин, авылдан килгән ит хәләл дигән критерий юк. Хәләл булсын өчен берничә катгый шарт үтәлергә тиеш. Әгәр кибеттән алган ризыгыгыз, яки кафеда ашаган ашыгыз буенча шик туса, Кулланучы хокукларын яклау комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ирек хәзрәт безнең илдә 30 дан артык «Хәләл» сертификаты бирүче оешма барлыгын, ә аларның кайберләрендә җитәкчеләрнең хәтта мөселман түгеллекләрен әйтеп узды. «Димәк, үзе мөселман булмаган кеше „Хәләл сертификатын имзалый“» — диде ул. Шулай ук кайбер җитештерүчеләрнең, мәсәлән, казылык ризыкларына «Мусульманская» дип язулары яки яшел төстә ай, мәчет рәсемнәре төшерүләре дә бу хәләл икән дип хаталандырырга мөмкин икән.

Инде әйтеп үтелгәнчә Мәрҗани мәчетендә үткәреләчәк Бөтенроссия конференциясе «Хәләл яшәү рәвеше» дип атала. Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтеп үткәнчә, «хәләл» сүзе ул мөселман кешесенә ашарга яраган ризык, кылырга яраган эш-гамәл генә түгел, ә нәкъ менә яшәү рәвеше буларак кабул ителергә тиеш. Бүгенге көндә республикада моның өчен шартлар бар: азык-төлек буенча да, ял буенча да, белем алу буенча да…





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о реализации программы реновации в районе Филевский Парк





Москва

«ИМЕНЕМ ЗАКОНА»: «СВЯТОЙ ЛЕНИН» ОТМЕНЯЕТ НАЛОГИ С ЗАРПЛАТ НАРОДА!


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы расширил финансовую поддержку бизнес-ангелов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Желдорреммаш

Делегация АО "Желдорреммаш" приняла участие в выставке «Металлообработка – 2024»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Новгородские студенты стали призёрами олимпиады по анатомии в Петербурге

Финал командного чемпионата ФНТР по настольному теннису пройдет в Москве

Анимационной компании «ЯРКО» – 3 года!


Даниил Медведев

Даниил Медведев проиграл Рафаэлю Надалю тренировочный сет на «Ролан Гаррос»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России