Татарстан юлында Түбән Новгородтан килә торган йөк машинасының җылыткычы яна башлаган
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан трассасында Түбән Новгород номерлары куелган йөк машинасының җылыткычына ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген көндез 101нче янгыннан саклау бүлеге номерына Алабуга районында трассада йөк машинасына ут кабуы турында хәбәр килгән. Салондагы җылыткыч юлда барган килеш яна башлаган. Йөк машинасының йөртүчесе зыян күрмәгән. Янгын мәйданы 3 квадрат метр булган, монда кузовның җылыткычы һәм тышчасы янган. Йөк машинасыны төрле орлыклар һәм юу чаралары төялгән булган.