Камал театры яшь тамашачыларны уен-фантазия рәвешендәге спектакльгә чакыра
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы «Мендәр әкияте» спектакле премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә… Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, курку һәм шикләр, дуслык һәм эгоизм, кыюлык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр, диелә бу хәбәрдә.
Автор — Олжас Жанайдаров, режиссёр — Рамил Гәрәев, рәссам — Екатерина Горшкова. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Бәйрәмдә бәйгеләр, викторина һәм башкалар булачак.