Татарстан синоптиклары төнлә томан төшәчәге турында кисәтә
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 17 декабрьгә каршы төндә Татарстан буенча, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә шактый дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Элегрәк «Татар-информ» төбәккә буран белән бергә җылы һава торышы киләчәге турында хәбәр иткән иде .