«Ярдәм» фондында йөздән артык кеше тормышка яраклашу күнекмәләрен үзләштергән
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның «Ярдәм» мәчете чатырында «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты тәмамлануга багышланган матбугат конференциясе узган. Проектта барлыгы 125 кеше уку-укыту һәм тернәкләндерү курсларында катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» мәчете матбугат үзәге вәкиле сөйләде. «Проектның төп максаты — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне — инвалид-коляскада йөрүчеләрне, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм ДЦП диагнозы булган кешеләренә тернәкләндерү курслары уздыру. Дүрт ел эчендә әлеге проект исәбендә 400дән артык кеше зур нәтиҗәләргә ирешә алды, алар белем алу һәм тернәкләндерүне уңышлы үтте», — диде «Ярдәм» фонды Президенты Илһам Исмәгыйлев. «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, кайчандыр мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган, вакытның күп өлешен өйдә уздырган кешеләр белем алу мөмкинлегенә ирешкән, алар алга таба «эш табып, гаилә кора алыр», — ди ул. «Безнең курсларны үткән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр зур уңышларга ирешә, тормышта үзләрен таба. Мондый мисалларыбыз күп. Аларның тормыш сөючәнлеге һәм оптимист булулары һәркем өчен үрнәк булып тора», — диде директор.